Иртән-иртүк уяндым да,
Куйдым әле самавыр.
Бергәләшеп чәй эчкәндә,
Әйтер теләкләрем бар.
Иң беренче һәммәгезгә,
Телим исәнлек-саулык.
Моннан дагын кадерлерәк,
Җир йөзендә юк байлык.
Йортларыбызга иминлек,
Өстәлләргә тәгамнар.
Кылып яшик бер-беребезгә,
Бары изге гамәлләр.
Динебезгә – күәт бирче,
Күңелгә иман нуры.
Тормышыбызның сукмагы,
Һәрвакыт булсын туры.
Толларга-толлык әҗерен,
Парсыз тапсын парларын.
Кавышканнар хөрмәт итеп,
Яшәсеннәр ярларын.
Балаларга бәхет-тәүфикъ,
Тынычлык илебезгә.
Якты кояш балкып торсын,
Һәрвакыт күгебездә.
Кайгы-хәсрәт җилләре,
Йортыбызны тапмасын.
Борчу-мәшәкать, сагышлар,
Ишекләрне какмасын.
Бала-чага кайгысыннан,
Теленмәсен йөрәкләр
Йә Раббым кабул булсачы,
Минем шушы теләкләр.
Әмин,Әмин,Әмин.
Напишите ответ или комментарий